
Шимбә көнне, 27 сентябрьдә, Танай авылы янында мотоспорт буенча зур ярышлар узды. Тамашачылар чын экстримның шаһиты булдылар: юлсызлык, катлаулы киртәләр, югары тизлек һәм адреналин диңгезе!
Ярышларда Татарстаннан, Удмуртиядән, Пермь, Киров өлкәләреннән, Башкортстаннан, шулай ук ерак регионнардан — Коми, Тверь һәм Түбән Новгород өлкәләреннән 150 гә якын спортчы катнашты.