Район символикасы

ГЕРБ ЕЛАБУЖСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

Гербның тасвирламасы : "Көмеш тәңкәләр җәелгән кара белән тәмамланган көмеш кырдагы яшеллектә  кара агач төбендә яшел яфраклары белән сулга таба киткән ике тармаклы ботакта алтын күзле һәм томшыклы канатларын җәйгән тукран утыра".

Алабуга шәһәренең заманча гербына нигез итеп Нократ наместниклыгы Алабуга шәһәренең тарихи гербы алына, ул 1781 елның 28 маенда расланган һәм анда болай дип язылган: "Въ верхней части щита гербъ Вятскiй: въ золотомъ пол‡, изъ облака выходящая рука, держащая натянутый лукъ со стр‡лою, а надъ ней въ верхней части щита крестъ красный. Въ нижней - въ серебряномъ пол‡, сидящiй на пн‡ дятелъ, долбящiй оный, ибо тамъ множество сего рода птицъ". Алабуга муниципаль районы гербының символикасын нигезләү.

Район өчен тарихи гербны куллану шәһәр һәм район арасындагы бәйләнешне билгели һәм Алабуга җиренең борынгылыгын, аның гореф-гадәтләрен ассызыклый.

Гербның төп фигурасы-хезмәт сөючәнлек, арымаслык, үҗәтлек символы. Алабуга гербының композициясе явызлык белән көрәш аллегориясен тәкъдим итә.
Геральдикадагы алтын ныклыкны, киң күңеллелекне, байлыкны, уңышны символлаштыра.
Геральдикадагы көмеш чисталык, намуслылык, тынычлык, үзара хезмәттәшлекне символлаштыра. Кызыл төс-хезмәт, батырлык, матурлык һәм тормыш символы.
Яшел төс яз, шатлык, өмет, табигатьне һәм сәламәтлекне гәүдәләндерә. Геральдикадагы кара төс акыллылык, зирәклек, тыйнаклык, гаделлекне гәүдәләндерә.

Авторлар төркеме:

Гербны эшләү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика Советы тарафыннан Россия геральдистлар Союзы белән берлектә  башкарылды:

Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү), Наил Вәлиев (Алабуга), Рабис Сәлахов (Алабуга), Гөлзада Руденко (Алабуга), Ленар Мифтахов (Алабуга).

Алабуга муниципаль районы Советының 08.08.2006 ел, 59-нчы номерлы карары белән расланды. Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына 2548-нче номер белән кертелде. Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 67-нче номер белән кертелде.

 

АЛАБУГА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ ФЛАГЫ

Алабуга муниципаль районы флагы тасвирламасы: 
«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, аскы чиге буйлап 6: тукыманың 1/6 өлешендәге яшел, һәрберсе тукыманың 1/45 өлешендәге, һәрберсе тукыманың 1/18 өлешен тәшкил иткән ике ак буй белән аралашкан өч кара буйга бүленгән, тукыманың яшел һәм төп — ак өлешләре өстендә кара-соры-яшел агач төбе, аның өстендә утырган сары күзле һәм томшыклы кызыл тукран сурәтләнгән туры почмаклы ак тукыма»

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы флагы Алабуга муниципаль районы гербы геральдиканың кагыйдәләре һәм тиешле традицияләре буенча төзелгән һәм тарихи, мәдәни, социаль-икътисади, милли һәм башка җирле традицияләрне чагылдыра. Алабуга муниципаль районы флагы Алабуга муниципаль районының рәсми символы булып тора.


Флаг район гербын исәпкә алып төзелгән, аның нигезенә Нократ наместниклыгы Алабуга шәһәренең тарихи гербы алынган, 1781 елның 28 маенда расланган, тарихи гербны район өчен куллану шәһәр һәм район арасындагы бәйләнешне ассызыклый һәм Алабуга җиренең борынгылыгын, аның гореф-гадәтләрен ассызыклый.

Флагның төп фигурасы-традицион, хезмәт сөючәнлек, арымаслык, үҗәтлек символы.
Сары төс (алтын) ныклыкны, киң күңеллелекне, байлыкны, уңышны символлаштыра.
Геральдикадагы ак төс (Көмеш) чисталык, намуслылык, тынычлык, үзара хезмәттәшлекне символлаштыра.
Кызыл төс-хезмәт, батырлык, матурлык һәм тормыш символы.

Яшел төс яз, шатлык, өмет, табигатьне һәм сәламәтлекне символлаштыра.
Геральдикадагы кара төс акыллылык, зирәклек, тыйнаклык, гаделлекне гәүдәләндерә.

Флагны эшләү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика Советы тарафыннан Россия геральдистлар Союзы белән берлектә түбәндәге составта башкарылды: Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү).

Алабуга муниципаль районы Советының 2007 елның 29 нчы мартында чыккан 110 -нчы номерлы карары белән расланган..

 

Соңгы яңарту: 2025 елның 22 июле, 16:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International