Кыскача белешмә

Шәһәр: Елабуга (Алабуга)

Территория: 1401,41 км², шул исәптән шәһәр территориясе 41,1 км²

2016 елның 1 гыйнварына халык саны: 85 779 кеше, шул исәптән шәһәрдә - 74 031 кеше, районда - 11 748 кеше.

Муниципаль берәмлекләр саны: 16

Торак пунктлар саны: 50

 

Елабужский муниципальный район

Район тасвирламасы

 Район 1930 елда оешкан. Алабуга муниципаль районы Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан, район үзәге-Алабуга шәһәре. Алабуга районы территориясе буенча Акбаш-Әгерҗе тимер юл линиясе (Алабугадан 14 км көньяк-көнбатышка таба Тихоново тимер юл станциясе бар), Казан-Уфа, Алабуга-Можга автомобиль магистральләре уза.  Алабуга белән Казан арасы  215 км.
«Бигеш» халыкара аэропорты Алабугадан 40 км ераклыкта урнашкан.

Рельеф

Рельеф 

 Алабуга районы рельефы - елга үзәннәре һәм чокырлары белән бүленгән баскычлы дулкынлы тигезлектән гыйбәрәт (биеклеге 53-240 м). Район территориясе буенча Нократ, Тойма, Танайка кушылдыклары булган Чулман елгасы ага. Көлсу һәм соры урман туфраклы.

Халык

 Бүгенге көндә Алабуга районы территориясендә 85 779 кеше яши, шуларның 8579-ы-Алабуга районы территориясендә:

  • руслар – 51,7 %
  • татарлар – 42,6 %
  • марийлар – 0,2 %
  • чувашлар – 1,0 %
  • удмуртлар – 0,8 %
  • башка милләт вәкилләре – 3,7 %

Сәнәгать

 Алабуга муниципаль районы сәнәгате түбәндәге төп тармаклардан тора:

  • автомобиль төзелеше тармагы эшханәләре  («АлАЗ» ҖБ АҖ, «Форд Соллерс Алабуга»ҖЧҖ, «ТИС» ҖЧҖ, «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ, «Барс Технолоджи» ҖЧҖ);
  • азык эшкәртү тармагы («Алабуга Сөте» АҖ, «Эссен Продакшн АГ» АҖ, «Алабуга ит-консерва комбинаты» АҖ, «Азык-төлек комбинаты»  ҖЧҖ, «Белая Дача Алабуга» ҖЧҖ, «Сария Био Индастрис Волга» ҖЧҖ);
  • төзелеш материаллары җитештерү индустриясе («Роквул-Волга» ҖЧҖ, «П-Д Татнефть Алабуга Стекловолокно» ҖЧҖ, «Тракья Гласс Рус" АҖ, «Аутомотив Гласс Альянс Рус» АҖ, «Алабуга керамикасы» ААҖ);
  • агач эшкәртү тармагы («Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ, «ДСК КМК2» ҖЧҖ);
  • кәгазь эшләнмәләр җитештерү («Хәят Кимья» ҖЧҖ, «Драйлок Текнолоджиз» ҖЧҖ);
  • нефть чыгару («Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыятенең  «Прикамнефть» идарәсе).

 Алабуга районы территориясендә Россиядә сәнәгать-җитештерү тибындагы иң эре «Алабуга» МИЗ  урнашкан, ул 2005 елда төзелгән. Резидентлар арасында Ford Sollers, Kastamonu, Hayat, Rockwool, Armstrong, 3М, Air Liquide һәм башкалар бар.

 

Авыл хуҗалыгы

 Аграр сектор-Алабуга районының мөһим тармакларының берсе. Бүгенге көндә район территориясендә 11 авыл хуҗалыгы эшханәсе эшли һәм үсеш ала: 8 - җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 1 - ябык акционерлык җәмгыяте, 1 - ачык акционерлык җәмгыяте, 1 - авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Шулай ук 35 крестьян (фермер) хуҗалыгы теркәлгән. 

 Алабуга районының авыл хуҗалыгы үзенчәлекле. 9-10 ай дәвамында төп керем чыганагы булып терлекчелек тора. Районның 9 хуҗалыгы терлекчелек продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Районда бөртеклеләр белән беррәттән яшелчә үстерелә, терлек азыгы җитештерелә. Балыкчылык тармагы үсеш алган. 

Спорт

Алабугада 254 спорт объекты бар. Шуларның шәһәрдәгеләре: 

  • 2 стадион
  • 78 яссы корылма
  • 45 стандарт һәм 66 стандарт булмаган спорт залы
  • 5 ябык йөзү бассейны
  • 1 җиңел атлетика манежы
  • 1 ат манежы
  • Боз сарае
  • 3 чаңгы базасы
  • 3 тир
  • 18 уен мәйданчыгы
  • 9 урам тренажерлары
  • 16 шугалак

 

Соңгы яңарту: 2025 елның 22 июле, 16:14

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International