ТАТАРСТАНЛЫЛАР БЕЛДЕРҮ ХАТЫ АЛГАНДА УК ПОЧТА АША САЛЫМ ТҮЛИ АЛАЛАР

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

Россия Почтасы Татарстан Республикасына салым хәбәрләре язылган хатларын ташуны дәвам итә. Мөлкәткә салымны, шулай ук транспорт һәм җир салымнарын мондый хатны алганнан соң почта бүлекчәсендә түләргә мөмкин. Акча салым хезмәте исәбенә шунда ук керәчәк.

“Цифрлы банк сервисларының актив үсешенә карамастан, күп кешеләр почта бүлекчәләрендә салым түли. Бу хезмәт кече һәм ерак торак пунктларда, шулай ук тотрыклы интернет-тоташу булмаган урыннарда аеруча кирәк”, ― дип билгеләп үтте Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International