
Продукт Россия Ислам институты һәм Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды белән берлектә ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә эшләнгән. Ташламалы продукт ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан хупланган һәм ислам нормаларына туры килә.
Продукт Татарстанның кече һәм урта кәсәбәчеләренә эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен кирәкле җиһазлар, товарлар сатып алу өчен каралган.
- Ярдәм суммасы (товарның тулы бәясе): 300 000 сумнан 3 000 000 сумга кадәр
- Түләүләрне кайтару вакыты: 24 айдан 36 айга кадәр
Продуктка гаризаны сылтама буенча бирергә, консультацияне «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында үз эшчәнлеген алып баручы «Минем бизнес» үзәгенә (843)524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.