ХӘРБИ ХЕЗМӘТКӘ ЧАКЫРЫЛУЧЫЛАР КӨНЕ

2025 елның 14 ноябре, җомга

Алабугада Бөтенроссия хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышланган «Россиягә хезмәт итәм» бәйрәм концерты узды. Бу көнне хәрби хезмәткә чакырылучыларны Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Косов, Алабуга шәһәре һәм районы хәрби комиссары, полковник Николай Битюков котлады.

Алар билгеләп үткәнчә, хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен яңа, мөһим этап башлана – армиядә хезмәт итү. "Бу чын ир-ат характеры ныгуы вакыты, армияда ул үзенең көчен, чыдамлыгын һәм командада эшли белүен сыный. Алынган тәҗрибә гражданлык тормышындагы киләчәк казанышлар өчен ышанычлы нигез булсын", - дип ассызыкладылар чыгыш ясаучылар.

Төп сәхнәдә "Батырлык ордены" ике алабугалыга - Филиппов Владислав һәм Габидуллин Иреккә тапшырылды

"Махсус операциядә катнашучы" медале өч хәрби хезмәткәргә - Солтанов Русланга , Вәлиев Рунарга һәм Шлыков Павелга тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International