



Әлеге программа ярдәмендә 14 яшьтән алып 22 яшькәчә Россия гражданнары мәдәни чараларга йөри, театр тамашалары, концертлар, күргәзмәләр һәм хәтта кино белән ләззәтләнә ала! Кинотеатрларга йөрүгә 5000 сумлык гомуми лимиттан 2000 сум тотарга мөмкин.
Пушкин картасы буенча хәзер үк карарга мөмкин булган фильмнар җыелмасы белән уртаклашабыз. Игътибар итегез, прокат расписаниесе үзгәрергә мөмкин, шуңа күрә сайланган кинотеатрга барыр алдыннан һичшиксез мәгълүматның актуальлеген тикшерегез.
«Пушкин картасы» программасы — «Гаилә» милли проектының бер өлеше. 2025 елдан ул Россиядә мәдәниятне үстерү белән шөгыльләнә.