ХУҖАСЫЗ ӘЙБЕРЛӘР ТАБЫЛГАНДА НИЧЕК ЭШ ИТӘРГӘ?

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Шикле әйберләр табылганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерәбез.

Һәркем өчен белешмәлек

ЯРАМЫЙ:

-әйберне тотарга, күчерергә яки ачарга;

- янәшәдәге кәрәзле телефоннан файдаланырга;

- табылдыкны балаларны һәм башка кешеләргә бирергә.

КИРӘК:

-кичекмәстән куркынычсыз арага китәргә;

 -табыш турында 112 номеры буенча хәбәр итәргә;

 -тирә-юньдәгеләрне кисәтергә;

 -белгечләр килгәнне көтәргә.

Аеруча игътибар — балаларга!

- балага аңлатырга кирәк: урамда табылган уенчыкларга, телефоннарга, сумкаларга, акчаларга кагылырга ярамый;

- теләсә нинди шикле табыш турында олыларга шунда ук хәбәр итәргә кирәк;

- бергә 112 номерын өйрәнергә.

Куркыныч әйберләрне кайда табарга мөмкин:

- җәмәгать транспортында;

 -подъездларда һәм ишегалларында;

- сәүдә үзәкләрендә;

- балалар мәйданчыкларында;

- мәгариф учреждениеләрендә.

Исеңдә тот: тышкы яктан гадәти әйбер (сумка, уенчык, тартма) куркыныч булырга мөмкин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International