КФҮ БАЗАСЫНДА АЛАБУГАЛЫЛАРГА КОНСУЛЬТАЦИЯ ҺӘМ МӘГЪЛҮМАТ БИРҮ

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

«Сыйфат атналыгы» кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре җирле үзидарә органнары вәкилләре белән берлектә Алабуга районы КФҮ филиалында халыкка консультация үткәрделәр. 

Кабул итү барышында гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре җиткерелде, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре аңлатылды. Шулай ук гамәлдәге законнар кысаларында товарның сыйфаты тиешенчә булмаган очракта кулланучыларның хокуклары каралды (алмаштыру, акчаларны кире кайтару, җитешсезлекләрне бетерү), ә иң мөһиме килеп туган бәхәсне хәл итүдә бәхәсле очракларны җайга салуның дәгъва яки судка кадәр тәртибен дөрес куллану очраклары буенча аңлатма бирелде.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да дәгъва, дәгъва гаризалары үрнәкләре белән мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International