
Әлеге ярдәм чарасы 2018 елдан гамәлгә ашырыла. Шул вакыт эчендә өч яшькә кадәрге балаларга ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр алуга 49 280 гариза кабул ителгән. Программа башланганнан бирле Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге балалы гаиләләргә 3 миллиард сумнан артык акча күчергән. 2025 елда 11 286 баланың әти-әниләре әлеге ярдәмне алган. Ел башыннан бу максатларга 793 миллион сумнан артык акча юнәлдерелгән.
Айлык түләүне алуга гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук Социаль фондының яки КФҮ клиент хезмәтендә бирергә мөмкин. Һәр балага аерым гариза бирелә. Фонд белгечләре барлык кирәкле мәгълүматларны ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында мөстәкыйль рәвештә ала.