ТАТАРСТАН РОСРЕЕСТРЫ МИЛЕКЧЕЛӘРГӘ БЕРДӘМ ДӘҮЛӘТ РЕЕСТРЫНДА ҮЗЛӘРЕНЕҢ КҮЧЕМСЕЗ МИЛКЕ ТУРЫНДАГЫ БЕЛЕШМӘЛӘРНЕ ТИКШЕРЕРГӘ КИҢӘШ ИТӘ

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

Тиздән, 2025 елның 1 декабрендә, милек салымнарын түләү вакыты тәмамлана. Моңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гражданнарга, шик булган очракта, үзләренең күчемсез мөлкәт объектлары буенча мәгълүматны төгәлләштерергә киңәш итә. Барлык күчемсез милек объектларының дөрес исәпкә алынуына берничә минут эчендә онлайн режимда инанырга мөмкин.

Моның өчен Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында үзегезнең күчемсез милек исемлеген карагыз. Моны Дәүләт хезмәтләре порталында яки Росреестр сайтында шәхси кабинет аша эшләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International