
20 ноябрьдә 17.30 сәгатьтә Ә.Бакиров исемендәге 1нче номерлы Балалар музыка мәктәбендә "Классика буяулары" мәгърифәтчелек проектының чираттагы иҗади кичәсе уза. Чараның төп темасы композитор Я.Френкель иҗатына бәйле, аның тууына 105 ел 21 ноябрьдә билгеләп үтелә.
Концерт программасына Я. Френкельнең танылган җырлары кертелгән, аларны Е.М. Ерченков, "Элегия" һәм "Экспромт" вокаль ансамбльләре башкарачак.