«ЫШАНЫЧ» ҮЗӘГЕ БЕЛГЕЧЛӘРЕ ГАИЛӘЛӘРГӘ ҺӘМ БАЛАЛАРГА КУЕЛГАН МАКСАТЛАРЫНА ИРЕШЕРГӘ БУЛЫШАЛАР

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

“Ышаныч” социаль ярәм күрсәтү үзәге белгечләре гаиләләргә һәм балаларга куелган максатларына ирешергә булышалар. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә без тәрбияләнүчеләр өчен социаль адаптациянең шәхси программаларын булдырабыз. Белгечләр әлеге планны төзеп кенә калмыйлар, чараларның үтәлешен тикшереп торып, гаиләне барлык этапларда озатып йөриләр. Мондый системалы якын килү тотрыклы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Иң нәтиҗәле ярдәм чараларының берсе — “Социаль контракт”.

“Социаль контракт – ул граждан һәм социаль яклау органнары арасындагы килешү. Дәүләт кешегә максатчан финанс ярдәме күрсәтә, ә ул, үз чиратында, белгеч белән бергә эшләнгән шәхси программаны үти. Бу эш эзләү, һөнәри белем бирү яки мөстәкыйльлеккә таба башка адымнар булырга мөмкин”, - дип билгеләп үтәләр “Ышаныч” социаль ярәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре.

Социаль контракт төзүгә кереме яшәү минимумыннан түбән булган аз керемле гаиләләр һәм ялгыз яшәүче гражданнар дәгъва итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International