


Бүген шәһәр планеркасы кысаларында бүләкләү тантанасы узды. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Рәхмәт хатлары тапшырды.
Намуслы хезмәте һәм суд участокларында эшләүгә зур өлеш керткәне өчен һәм Татарстан Республикасы Алабуга районы судының 3 нче суд участогының 25 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә Алабуга муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды:
- Татарстан Республикасы Алабуга районы судының 3 нче суд участогы җәмәгать казые ярдәмчесе Лилия Таҗетдиновага
- Татарстан Республикасы Алабуга районы судының 3 нче суд участогының суд утырышы сәркатибе Алевтина Павловага
- Татарстан Республикасы Алабуга районы судының 3 нче суд участогының икенче разрядлы өлкән белгече, канцелярия мөдире Светлана Филипповага.