АЛАБУГА УЧРЕЖДЕНИЕЛӘРЕ РӘХМӘТ ХАТЛАРЫ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНДЕ

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

Бүген район башлыгы Рөстәм Нуриев Рәхмәт хатлары тапшырды.

Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалау буенча үстерү чаралары комплексын оештыруга һәм үткәрүгә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты җитәкчесе һәм “Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе” өлкәара иҗтимагый оешмасы президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

- Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр сәясәтен үстерү секторы

- “Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе” муниципаль казна учреждениесе

- “Алабуга политехник көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International