2025 ел башында ТР буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан гомуми мәйданы 345024.7 кв. м булган 99 күпфатирлы йорт Дәүләт кадастр исәбенә куелган. Узган ел йомгаклары буенча 133 күпфатирлы йорт кадастр исәбенә куелган булган. Барлыгы, Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында гомуми мәйданы 82,6 млн. кв. м булган 23 333 күп фатирлы йорт турында мәгълүматлар бар.
Ведомствода аңлатуларынча, кадастр исәбенә куелганда Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) аларда урнашкан барлык биналар - фатирлар, торак булмаган биналар, гомуми файдалану урыннары, булган очракта – машина урыннары һ. б. турында белешмәләр кертелә.