

30 нчы «Елмаю» балалар бакчасында «Pro будущее» һөнәри юнәлеш программасы кысаларында эш бара. Бу юлы өлкән һәм әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр әти-әниләре һәм педагоглары белән чын төзелеш мәйданчыгына юнәлделәр.
Балалар үз шәһәрләренең ничек үсүен күрделәр. Алар төзүчеләрнең һәм куәтле техниканың көйле эшләвен күзәтте, заманча йортлар сала торган материалларны карадылар, йорт катларын санадылар һәм яңа фатирларда утлар кабыначагын күз алдына китерделәр.
Мондый интерактив экскурсияләр – һөнәрләр дөньясына беренче һәм иң мөһим адым. Алар балаларга биналарның ничек төзелүен белергә генә түгел, ә бу өлкә белән чын-чынлап кызыксынырга да ярдәм итә.
«Pro будущее» программасы яшь алабугалыларны төрле һәм мавыктыргыч һөнәрләр белән таныштыра, бу киләчәктә алар аңлы һәм дөрес сайлау ясый алсын өчен кирәк.