КФУНЫҢ АЛАБУГА ИНСТИТУТЫНДА ЯНӘДӘН БАЛАЛАР УНИВЕРСИТЕТЫ АЧЫЛДЫ

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Беренче дәрес ачышларга әзер яшь тикшеренүчеләрне җыйды! Сәламләү сүзе белән проектның кураторы Фәридә Газизова һәм директорның фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Алсу Мирзаһитова чыгыш ясадылар.

Балалар өчен мавыктыргыч мәйданчыклар әзерләнгән иде:

  • Матур открыткалар ясау буенча иҗади остаханә
  • "Без төрле, без тигез" тарихи квесты
  • брелок үрү буенча мастер-класс
  • аралашу күнекмәләрен үстерү буенча тренинг

"Бүген мин шәм ясарга һәм брелок үрергә өйрәндем. Миңа бу бик ошады, шуңа күрә киләсе айда мин тагын монда киләчәкмен", - дип уртаклашты 1 нче мәктәп укучысы Еения Буданова.

Оештыручы студентлар бәйрәмнең үзенчәлекле атмосферасын билгеләп үттеләр: "Балалар төрле чаралар белән мавыктылар, хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, һәм без һәркемгә игътибар бирергә тырыштык".

"Барысын да киләсе дәресләрдә көтәбез! Бу уку елы кызыклы ачышлар һәм яңа дуслар белән тулы булсын!",- дип билгеләп үтә оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International