"АЛАБУГА ЯҢА ЕЛ - 2025" ШӘҺӘР БИНАЛАРЫН БИЗӘҮГӘ КОНКУРС ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Шәһәрдә "Алабуга Яңа ел - 2025" биналарны иң яхшы бизәүгә конкурс игълан ителде. Конкурс номинацияләре:

- "Предприятиеләр, оешмалар арасында бина дивары һәм аның тирәсендәге территориянең иң яхшы яңа ел бизәлеше"

- "Бинаның диварын һәм аның тирәсендәге территорияне иң яхшы яңа ел бизәлеше"

"Сәүдә, җәмәгать туклануы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмалары арасында бина дивары һәм аның тирәсендәге территориянең иң яхшы яңа ел бизәлеше"

- "Хосусый торак йортның иң яхшы яңа ел бизәлеше".

Иң яхшыларны акчалата бүләкләр көтә.

1 урын - 10 000 (ун мең) сум

2 урын-7 000 (җиде мең) сум;

3 урын-5 000 (биш мең) сум

"Шәхси торак йортның иң яхшы яңа ел бизәлеше " номинациясендә - 7000 (җиде мең) сум.

Конкурста катнашуга гаризалар 2025 елның 12 декабреннән 22 декабренә кадәр эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр оештыручы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Алабуга шәһәре, Тынычлык пр., 12 йорт, каб. № 315.

Белешмәләр өчен телефон: 3-37-39, 3-31-81.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International