АЛАБУГАЛЫЛАРГА "МОРОЗКО" ИНТЕРАКТИВ МУЗЫКАЛЬ СПЕКТАКЛЕН КҮРСӘТӘЧӘКЛӘР

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Алабуга шәһәренең Мәдәният сарае балалар өчен яңа ел чарасы - «Морозко» музыкаль интерактив спектаклен тәкъдим итә. Әкиятнең төп герое-  тылсымчы, игелекле һәм гадел Морозко убырлы карчык, үги ана һәм аның кызы Марфа хәйләләренә карамастан, тамашачылар белән бергә Настенька белән Иванга ярдәм итә. Тамаша рус халык иҗаты әсәрләре мотивлары буенча иҗат ителгән.

Спектакльдән соң барлык кунаклар өчен яңа ел чыршысы янында әкиятнең төп геройлары белән фотоссесия оештырылачак. Матур костюмнар, биюләр, видео һәм яктылык эффектлары кулланып әзерләнгән әлеге чара яшь тамашачыларны да, өлкәннәр аудиториясен дә битараф калдырмаячак. Гаилә белән килегез.

Программаның озынлыгы: 1 сәгать 20 минут.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International