ТАТАРСТАН МӘДӘНИЯТЕ ВОЛОНТЕРЛАРЫ КОМАНДАСЫНА КУШЫЛЫГЫЗ!

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Быелның өченче кварталында республиканың мәдәният волонтерлары 3,2 меңнән артык изге эш башкардылар һәм 435 проектны гамәлгә ашырдылар.

Иреклеләр бик күп кызыклы юнәлешләр тәкъдим итә: иҗади идеяләрне тормышка ашыруда ярдәм итүдән алып тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен реставрацияләүдә катнашуга кадәр.

clck.ru/sDCRZ сылтамасы буенча “Добро.ру” сайтында теркәлү узып, теләгән һәркем Татарстан Республикасы Мәдәният волонтерлары командасының бер өлеше була ала. Ирекле эшчәнлек – “Яшьләр һәм балалар” милли проектының бер юнәлеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International