
«Август» фирмасы АҖ Мәскәү астындагы Черноголовкада фәнни-тикшеренү үзәге төзелешен төгәлләде. Объект Мәскәү өлкәсенең вәкаләтле органнары рөхсәте белән файдалануга тапшырылган. Компаниянең аны төзүгә, җиһазландыруга һәм эшләтеп җибәрүгә инвестицияләре 8 млрд сумнан артык тәшкил иткән.
«Август» фәнни-тикшеренү үзәге Россиядә иң эре күп профильле хосусый үзәк булып тора. Ул агроҗитештерү өлкәсендә һәм аңа бәйле тармакларда инновацияле чишелешләр эшләү максатыннан химия, биология һәм биотехнология юнәлешләре буенча фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр уздыру буенча махсуслашкан. Биредә төзелгән фәнни-технологик инфраструктура тикшеренү эшчәнлегенең тулы циклын тәэмин итә: молекуляр дәрәҗәдә экспериментлардан алып продуктларның тәҗрибә партияләрен чыгаруга кадәр. Бу сәнәгый җитештерүгә яңа эшләнмәләрне кертү өчен бик мөһим шарт һәм илдә моңа охшаш бик аз мисалларның берсе.