АЛАБУГАДА ЙӨЗҮ БУЕНЧА "КҮҢЕЛЛЕ СТАРТЛАР" УЗДЫ

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында муниципаль программа кысаларында йөзү буенча «Күңелле стартлар» ярышлары узды. Анда шәһәр мәктәпләре укучылары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнашты.

«Спортчыларыбызга «Күңелле стартлар» спартакиадасының чираттагы этабында уңышлар телим. Иң көчлеләр җиңсен. Йөзүне үстерүдә даими ярдәм иткәне өчен Вадим Евгеньевич Махеевка рәхмәт белдерәм», - дип билгеләп үтте ТГ каналында район башлыгы Рөстәм Нуриев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International