
Казан федераль университетының Алабуга институтында «Балачак территориясе: чакырулар - 2025» VIII Бөтенроссия мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре форумы ачылды. Форум РФ Фән һәм югары белем Министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Чара КФУ мәйданчыгында илнең 34 шәһәреннән әйдәп баручы экспертларны, балалар бакчалары җитәкчеләрен һәм тәрбиячеләрен берләштерде. Бу хакта вузның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Форум күргәзмәдән башланып китте, анда Татарстан балалар бакчаларының эшләнмәләре һәм проектлары, укыту-методик әдәбият тәкъдим ителде.
Форумда катнашучыларны пленар утырышта сәламләп, КФУның Алабуга институты директоры Марат Умаров билгеләп үткәнчә: «Форумның максаты – алдынгы тәҗрибәләрне трансляцияләү, заманча шартларда педагогларның компетенцияләрен күтәрүгә ярдәм итә торган белем бирү коралларын ачыклау һәм тәкъдир итү. Белгечләрнең аралашуы һәм хезмәттәшлеге өчен бердәм платформа оештыру барлык һөнәри бергәлек өчен бик мөһим».
Фикер алышуның төп темалары заманча VUCA-дөнья чакырулары, белем бирүдә нейрочелтәрләр һәм робототехниканың роле, балалар бакчаларында белем бирү эшчәнлеге модельләрен яңарту һәм дәвамлылык парадокслары булды.