НЕФТЬЧЕЛӘР ПРОСПЕКТЫ БУЕНЧА АВТОМОБИЛЬ ЮЛЫ ВАКЫТЛЫЧА ЯБЫЛАЧАК

2025 елның 21 ноябре, җомга

Нефтьчеләр проспекты буенча суүткәргеч челтәре участогында эшләр башкару сәбәпле, 2025 елның 23 ноябрендә 21:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр «ДОДО Пицца» пиццериясе янындагы участокта автомобиль юлы вакытлыча ябылачак. Шулай ук 2025 елның 23 ноябрендә 22:00 сәгатьтән 24 ноябрендә 23:00 сәгатькә кадәр «Лагуна» сәүдә үзәге каршындагы машина кую урыны, шулай ук Нефтьчеләр пр., 3 һәм Пролетар ур., 24 йортлары арасындагы ишегалдында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк . 2025 елның 23 ноябрендә 09:00 сәгатьтән «Лагуна» сәүдә үзәге тукталышы бары тик «чыгу» өчен генә эшләячәк. Автомобильләрне әлеге урыннан алып торуны сорыйбыз. Мөмкин булган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез, дип хәбәр итә Алабуга Водоканалы.

Чыганак: https://vk.com/elabuga24tv.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International