






21 ноябрьдә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә Салым органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы концерт узды.
Сәхнәдән салым хезмәте белгечләренә җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева аларның хезмәтенең әһәмиятен ассызыклады:
"Сезнең көндәлек эшегез – саннар һәм хисаплар гына түгел. Бу безнең туган шәһәребезнең һәм районыбызның тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итә торган тырыш хезмәт. Бигрәк тә прокуратура, сезнең ведомство һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашында ведомствоара комиссияләрнең көйле эшләвен билгеләп үтәсе килә, бу турыдан-туры салым бурычларын киметүгә ярдәм итә".
Без котлауларга кушылабыз! Салым хезмәте коллективына нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, һөнәри уңышлар һәм иминлек телибез! Сезнең хезмәт һәрберебез өчен бик мөһим.
Фоторепортажны "Яңа Кама " газетасы редакциясе әзерләде.