ВЕТЕРАН АНАСТАСИЯ ЕВГРАФОВНА ДУДКИНАНЫ 100 ЯШЬЛЕК ЮБИЛЕЕ БЕЛӘН КОТЛАДЫЛАР

2025 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Алабугада Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Анастасия Евграфовна Дудкинаны 100 яшьлек юбилее белән котладылар. Аның тормыш юлы – фидакарьлек, хезмәт сөючәнлек һәм искиткеч ныклык үрнәге.

Анастасия Евграфовна 1925 елның 22 ноябрендә ТАССРның Чистай районы Николаевка авылында туа. Бөек Ватан сугышы вакытында Анастасия Евграфовна хәрбиләштерелгән сак астында 835 нче хәрби заводта эшли. Бу катлаулы вакытлар: озак сменалар, предприятиенең иминлеге өчен җаваплылык белән бәйле. Ләкин ул бирешми башка меңләгән тыл хезмәтчәннәре белән бергә Җиңүне якынайта.

Сугыштан соң Анастасия Евграфовна үзенең хезмәт юлын Чистай сәгать заводында дәвам итә, анда ул үзен җаваплы һәм югары квалификацияле белгеч буларак күрсәтә. 1950 елда Анастасия Евграфовна кияүгә чыга, никахта ике баласы туа. Гаилә аның өчен терәк һәм көч чыганагы булып тора.

90 нчы еллар азагында Анастасия Евграфовна Алабугага күченә. Монда ул НГДУның медсанчастена лифт сакчысы булып эшкә урнаша, пенсиягә чыкканчы шунда намуслы хезмәт куя.

Анастасия Евграфовнаны юбилее белән котлыйбыз, аңа нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер, шулай ук туганнарыннан һәм якыннарыннан җылылык телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International