




«Хезмәт итү» марафоны кысаларында Иске Күклек авыл җирлеге башлыгы Аркадий Борисович Бахметов турында сөйләрбез.
Ул район һәм авыл җирлеге файдасына 27 ел хезмәт куя.
Аркадий Борисович әле күп балалы әти дә. Хатыны Гөлнара Рәшит кызы күп еллар мәгариф өлкәсендә эшли һәм һәрчак иренә ярдәм итә. Бүгенге көндә Иске Күклек авыл җирлегендә 3 музей эшли, 9 истәлекле урын һәм матур парк төзелгән. Паркны төзү халыкның гына түгел, авыл җирлеге башлыгының шәхси хыялы иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җирлектә барлык кирәкле учреждениеләр: мәктәп, балалар бакчасы һәм җирле клуб бар, алар бик яхшы хәлдә тотыла.
Моннан тыш, Аркадий Борисович спортны бик ярата. Ул ел саен чаңгы, волейбол һәм йөзү буенча муниципаль ярышларда катнаша, шулай ук муниципаль хезмәткәрләр өчен республика конкурсларында безнең районны лаеклы тәкъдир итә.