

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча масштаблы «Безнең ишегалды» проекты турында сөйләүне дәвам итәбез.
Бүгенге көндә идарәче оешмалар 2026 елга планга кертелгән ишегалларында эшли башладылар. Инде эш алып барыла:
-инвентаризация: балалар өчен булган уен җиһазларына бәя бирү һәм исәпкә алу үткәрелә
-сүтүгә әзерлек: алыштырылырга тиешле җиһазлар билгеләнә.
-планлаштыру: бу эш күпфатирлы йортлар территориясендә заманча балалар мәйданчыклары төзү өчен нигез булачак.