

Чаңгы ярышлары буенча "Хакасия кубогы" Бөтенроссия ярышлары нәтиҗәләре буенча Алабуга шәһәренең 1нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүче спорт мастеры, Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзасы Егор Кашин Россиянең иң яхшы чаңгычылары бишлегенә керде. Спортчыбызны һәм аның тренеры Трущин Сергей Анатольевичны котлыйм. Алга таба да уңышлар телим!
"Леонид Анатольевич Барышевка Алабугада спортны үстерүдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерәм", - дип билгеләп үтте үзенең телеграм-каналында район башлыгы Рөстәм Нуриев.