ТАТАРСТАНЛЫЛАРНЫҢ РОССИЯ ПОЧТАСЫ БЕЛӘН БАЛАЛАР ДАРУЛАРЫН АРЗАНРАК БӘЯГӘ АЛУ МӨМКИНЛЕГЕ БАР

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

Республиканың почта бүлекчәләрендә хәзер бер яшьтән өлкәнрәк балага дару полисы рәсмиләштерергә мөмкин. Өлкәннәргә кебек үк, ул табиб билгеләгән препаратларга сарыф ителгән акчаларның 90% кайтарырга мөмкинлек бирә.

Балалар өчен дару полисын Татарстанның барлык почта бүлекчәләрендә сатып алырга була. Аның гамәлдә булу вакыты – өч айга кадәр. Компенсация алу өчен махсус чат-бот аша чекларның һәм табиб билгеләүләренең фотосурәтләрен җибәрү дә җитә. Сорауны эшкәртү бер тәүлектән дә артмый, компенсация банк картасына килә. Шулай ук документларны хат белән җибәрергә мөмкин. Теләсә нинди полис рәсмиләштергәннән соң инде алтынчы көнгә эшли башлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International