АЛАБУГАДА ФРОНТКА ОЗАТУ ӨЧЕН МАШИНА БИРДЕЛӘР

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

Алабуга муниципаль районы Советы бинасы янындагы мәйданчыкта махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен җиңел автомобиль тапшырылды. Транспорт чарасы сугыш хәрәкәтләре зонасына җибәреләчәк.

Автомобиль АМР башлыгы Рөстәм Нуриев кушуы буенча муниципалитет тарафыннан тапшырылган. Башлык исеменнән сугышчылар белән район башлыгы урынбасары Александр Косов очрашты. Моңа кадәр әлеге транспорт чарасы Иске Күклек авыл җирлегендә кулланылган.

Алабуга волонтерлары автомобильне маскировка челтәрләре, портатив электр станцияләре һәм башка кирәкле әйберләр салып, кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәчәк.

Хәрби хезмәткәрләр вәкиле район җитәкчелегенә һәм шәхсән Рөстәм Мидхәт улына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International