
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 5 декабрьдә истәлекле дата — Пчельниковлар гаиләсенең алтын юбилее теркәлде.
Анатолий Владимирович белән Рима Хөснулловна үзләренең илле еллык гаилә тәҗрибәләренә карамастан, чын яшь пар кебек дулкынландылар. Үз вакытында аларның традицион туйлары булмаган, шуңа күрә ЗАГС диварларындагы “Алтын туй” алар өчен беренче һәм озак көтелгән никах теркәү тантанасына әверелде.
Бу бәйрәм көнендә ЗАГС хезмәткәрләре юбилярларга мактау таныклыгы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.