
Карау өчен барлыгы 1448 проект килгән. Эксперт комиссиясе республиканың 30 районыннан үз инициативаларын гамәлгә ашыруда ярдәм алачак 49 финалга чыгучыны билгеләячәк. Бу сезонда чаралар ишегалларында гына түгел, җәмәгать киңлекләрендә - паркларда, скверларда һәм яр буйларында да уздырылачак. Кышкы вакыйгалар 20 декабрьдә башлана.
Районыбызда «Алабуга Фест» проекты белән «Барс» яшьләр үзәге җиңүче булды. Оештыручылар сүзләренчә, бу бәйрәм атмосферасы булдыруга һәм шәһәр халкы, кунаклары өчен актив ял оештыруга юнәлдерелгән өч кышкы чарадан торган серия.
Барлык вакыйгалар «Татарстанда Кыш» республика проекты кысаларында узачак. Чараларның җентекле программасы, аларны үткәрү даталары һәм урыннары фестивальнең рәсми сайтында урнаштырылган: куршефест. рф.
«Күрше» фестивале — Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты инициативасы, ул Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Конкурс актив бергәлекләргә ярдәм итүгә, ишегалларында һәм җәмәгать киңлекләрендә чаралар уздыруга юнәлдерелгән.