ФЕДЕРАЛЬ САЛЫМ ХЕЗМӘТЕ ИДАРӘСЕННӘН БУШЛАЙ ВЕБИНАР

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

25 март көнне 10:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе салым түләүчеләр өчен бушлай вебинар үткәрәчәк. Чараның темасы: “Электрон ташу документларын куллануга күчү турында”.

Вебинар файдалы булачак:

- йөк ташучы эшмәкәрләргә һәм компанияләргә;

- хисапчыларга һәм логистика белгечләренә;

- транспорт компанияләре белән хезмәттәшлек итүче оешмалар җитәкчеләренә;

‑бизнес-процессларны һәм документлар әйләнешен цифрлаштыру белән кызыксынучыларның барысына да.

Вебинарда катнашу бушлай, алдан теркәлү таләп ителми. Тоташтыру өчен түбәндәге сылтаманы кулланыгыз: https://vkvideo.ru/video-26433195_456248750.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International