
31 мартта 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытыннан алда язылу кампаниясе тәмамлана. Димәк, бу ай тәмамланганчы матбугат басмаларына алдагы чор бәяләре буенча язылырга була.
Акциядә 1 100дән артык басма катнаша, шул исәптән Татарстаннан да. Алар арасында – балалар, күңел ачу һәм тармак газета-журналлары. Язылуны podpiska.pochta.ru сайтында, Россия почтасының мобиль кушымтасы аша, республиканың барлык почта бүлекчәләрендә һәм почтальоннарда рәсмиләштерергә мөмкин.
«Татарстанлылар шулай ук интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталар яздыру буенча хәйрия акциясендә катнаша ала. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк», — дип искәртте Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.