

.jpg)






Шәһәр планеркасы кысаларында бүләкләү тантанасы булды. Коммуналь өлкә вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Алабуга районы башлыгы урынбасары Александр Косов котлады.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм “Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре көне” һөнәри бәйрәме уңаеннан Алабуга муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- “Домоуправ-3” идарәче компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте инженеры Альбина Мусина
- “Жилкомфортсервис” идарәче компаниясе ПТО бүлегенең 1 категорияле белгече Зөлфия Климченко
- “Жилкомфортсервис” идарәче компаниясенең халык белән эшләү бүлеге башлыгы урынбасары Марина Аникина.
Намуслы хезмәте өчен һәм “Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре көне” һөнәри бәйрәме уңаеннан Алабуга муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- “Ачык Алабуга” бердәм диспетчерлык хезмәтенең баш диспетчеры Ризидә Гатауллина
- “Инженерлык коммуникацияләре” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте санитар-техник системалары мастеры Вагыйз Шәфиков
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм “Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре көне” һөнәри бәйрәме уңаеннан Алабуга муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
- “Стройремонт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең җитештерү һәм хезмәт урыннарын җыештыручысы Тәнзилә Әхмәтҗанова
- “Стройремонт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең чүп үткәргечен җыештыручысы Гөлнура Әскәрова,
- “Строй сервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 4 разрядлы буяучысы Рәсина Әгъзамова
- “Чиста йорт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең җитештерү һәм хезмәт урыннарын җыештыручысы Мәсхүдә Фәйзрахманова
- “Инженерлык коммуникацияләре” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте слесарь-сантехнигы Рәфкать Сәфәров
- “Инженерлык коммуникацияләре” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте слесарь-сантехнигы Владимир Айкашев
Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз.
Эшегез шатлык һәм канәгатьлек китерсен, ә халыкның рәхмәте яңа казанышларга илһам бирсен!