ТАТАРСТАНЛЫЛАР БИЛГЕЛЕ БЕР ҖИР КИШӘРЛЕГЕНӘ КАРАТА ХОКУК БОЗУЛАР ТУРЫНДА АКТУАЛЬ БЕЛЕШМӘЛӘР АЛАЧАК

2026 елның 31 марты, сишәмбе

Муниципаль җир контроле нәтиҗәләре турында мәгълүматлар Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертеләчәк. Ә барлык кызыксынган затлар мәҗбүри таләпләрне бозу турында мәгълүмат алачак.

Әлеге яңалык Татарстан Росреестры каршындагы Иҗтимагый совет утырышында яңгырады. Бу мәсьәлә буенча Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы урынбасары Рөстәм Садриев аңлатканча, Росреестр җир контроле өлкәсендә хакимиятнең муниципаль органнары белән хезмәттәшлекне ныгыту инициативасы белән чыккан. Моның өчен федераль һәм җирле инспекторларның вәкаләтләрен тәңгәләштерүгә һәм күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән закон проектлары әзерләнгән.

Әлеге инициативалар Росреестрның Россия Президенты йөкләмәсен гамәлгә ашыру буенча системалы эшенең бер өлеше булып тора һәм инде гамәлдәге нормаларны, шул исәптән җир кишәрлекләрен үзләштерүнең өч еллык вакыты турындагы таләпләрне һәм аларны файдаланмауның билгеләнгән үзенчәлекләрен тулыландыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International