
Мобиль поликлиника 6 апрельдән 10 апрельгә кадәр Костенеево авылында Яңа Бистә ур., 9 адресы буенча эшләячәк. Костенеево авылы халкын 5 нче Чаллы шәһәр хастаханәсе табиблары караячак.
Һәр көнне кабул итүдә катнашачаклар:
- терапевт;
- хирург;
- уролог;
- акушер-гинеколог.
Моннан тыш, төрле көннәрдә халык тар белгечләргә консультациягә языла ала:
- кардиологка;
- неврологка;
- эндокринологка;
- онкологка;
- травматологка.
Урында шулай ук диагностик тикшеренүләр узарга була:
- флюорография һәм маммография.
Шунысы мөһим: кабул итү мәҗбүри медицина иминияте буенча бушлай алып барыла. Үзең белән ММИ полисы, СНИЛС һәм алдагы тикшеренүләр нәтиҗәләре (булган очракта) булырга тиеш.
Сәламәтлек турында кайгыртуны кичектермәгез - тикшерү узу һәм йорт янында квалификацияле табибларга консультация алу мөмкинлегеннән файдаланыгыз.