"БЕЗНЕҢ ИШЕГАЛДЫ" ПРОГРАММАСЫН ГАМӘЛГӘ АШЫРУ ТУРЫНДА

2026 елның 17 апреле, җомга

Исегезгә төшерәбез, "Безнең ишегалды" программасына Алабуга районы территориясендә 214 ишегалды территориясе кертелгән.   2020 елдан 2025 елга кадәр 201 ишегалдында эшләр тәмамланган, бу программа буенча барлык ишегалларының 93,9% тын тәшкил итә.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан финанслау күләме расланды, акчалар бүленде һәм 2026 елга программага кертелгән ишегалды территорияләре исемлеге билгеләнде.  

Агымдагы елда барлыгы 13 ишегалды төзекләндереләчәк. Шуларның 12се Алабугада һәм берсе авыл җирлегендә. Эшләр башланды инде. Матросов урамы, 13 адресы буенча тротуар, керү төркемнәре һәм машина кую урыны өчен асфальт салына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International