
39 нчы «Киләчәк» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары өчен республика семинары узды.
Чара «Ата-аналарны агарту эше: яңа чакыру, мәктәпкәчә белем бирү системасында гамәлгә ашыру юллары» дип аталды һәм ата-аналар өчен агарту эшчәнлеге программаларын гамәлгә кертүгә багышланды.
Семинарда 80нән артык белгеч катнашты. Алар Татарстаннан гына түгел, Башкортостан, Йошкар-Ола һәм Санкт-Петербург кебек Россиянең башка төбәкләреннән дә килгән иде.
Очрашу барышында тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре белән үзара хезмәттәшлек итүнең актуаль алымнары, ата-аналар белән эшләүнең нәтиҗәле тәҗрибәләре һәм заманча ысуллары турында фикер алыштылар.