

26 апрельдә бөтен дөньяда Чернобыль фаҗигасе корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу кешелек тарихында онытылмас эз калдырган фаҗигале вакыйга. Быел Чернобыль АЭСындагы авариягә 40 ел тула.
Әлеге истәлекле дата уңаеннан А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханә китапханәчеләре 2 нче урта мәктәп укучылары өчен «Чернобыль: ачы хәтер һәм мәңгелек яра» дигән экологик сәгать үткәрделәр. Чара барышында чараны алып баручылар фаҗиганең масштаблары, аның халык һәм әйләнә-тирә мохиткә китергән зыяны турында җентекләп сөйләделәр. Укучылар 1986 елның 26 апреленә каршы төндә булган вакыйгаларның ничек үсүен, атом станциясендә шартлауга нинди сәбәпләр китергәнен, төбәк экологиясенә нинди зыян китерелгәнен һәм радиациянең озак вакыт дәвамында кешеләрнең тормышына ничек йогынты ясавын белделәр.