БПЛА ЯНАГАНДА ЯКИ ҺӨҖҮМ ИТКӘНДӘ ҮЗЕҢНЕ НИЧЕК ТОТАРГА?

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе

БПЛА яки шикле объект табылганда кичекмәстән 112 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк. Агымдагы вәзгыять һәм республиканың биш шәһәре өчен пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы турында кисәтү игълан ителү сәбәпле, ашыгыч хезмәтләр төп куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә. Сезнең уяулыгыгыз һәм дөрес гамәлләрегез кеше гомерен саклап калырга мөмкин.

БПЛА яки шикле объект табылганда:

- Кичекмәстән 112 телефоны буенча хәбәр итегез.

- Төшкән дронга якын килмәгез — ул шартларга мөмкин.

Әгәр сез урамда булсагыз:

 -Бинада, җир асты кичүендә яки паркингта яшеренегез.

 -Ышык урын булмаса, җиргә ятыгыз, башыгызны кулларыгыз белән каплагыз. Теләсә нинди тирәнлекләрдән (канау, су агымы) файдаланыгыз.

Әгәр сез автомобильдә булсагыз:

- Туктагыз, машинадан чыгып, якындагы ышык урынга күчегез.

Әгәр сез бинада булсагыз:

-Тәрәзә яныннан китегез. Иң куркынычсыз зона – ванна бүлмәсе яки таяныч диварлар арасындагы коридор.

- Лифттан файдаланмагыз.

Нәрсә эшләргә ярамый:

- Бу хәлләрне телефонга төшермәгез. Әлеге мәгълүматлар дошманга ярдәм итә ала.

 Паникага бирелмәгез, рәсми хезмәтләрнең күрсәтмәләрен үтәгез.

Үзегезне саклагыз һәм игътибарлы булыгыз!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International