АЛАБУГА ҮЗӘК РАЙОН ХАСТАХАНӘСЕНЕҢ ЯҢА ЗАТЛАРЫ

2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Беренчел звено табиблары сафын яшь белгеч Головнина Алия Әмир кызы тулыландырды.

26 яшьлек Алия Әмир кызы Киров дәүләт медицина университетын тәмамлаган. “Югары уку йортын тәмамлагач, Кировта тәҗрибә тупларга өлгердем, ләкин йөрәгем туган ягыма тартты”¸- ди табиб.  

“Балачактан ук мин кешеләргә ярдәм итәчәгемне һәм аларны дәвалаячагымны белә идем. Һөнәремне сайлауда әбиемнең роле бик зур. Ул фельдшер булып эшләде һәм минем дә аның эзе буенча баруымны бик теләде. Шулай килеп чыкты да”, - дип уртаклаша Алия Әмировна.

Бүген Алия Головнина поликлиника филиалында (4 нче микрорайон) гомуми тәҗрибә табибы булып эшли.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда “Дәвамлы һәм актив тормыш” милли проектының “Медицина кадрлары” яшь белгечләргә ярдәм итү буенча төбәк программасы гамәлгә ашырыла.

Без Алия Әмир кызына эшендә уңышлар, рәхмәтле пациентлар һәм һөнәри үсеш телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International