Республиканың барлык почта бүлекчәләрендә коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең әгъзалык взносларын түләргә мөмкин. Шулай ук түләүне өйдә почтальон аша башкарырга була. Иң мөһиме, бакчачылык ширкәте һәм Почта арасында хезмәтләр өчен түләүгә килешү төзелсен.
Моннан тыш, почта офисында дачниклар үзләренең бакча участокларында файдалана торган хезмәтләр өчен түләү кертә алалар. Аерым алганда: чүп-чар, электр энергиясе, газ, шулай ук кайбер телевизион һәм интернет-провайдерларның хезмәтләре өчен. Түләү өчен операторга QR-кодлы квитанцияне күрсәтергә кирәк.