"ӨЧЕНЧЕ ЯШЬ" ПЕНСИОНЕРЛАР СПАРТАКИАДАСЫНЫҢ МУНИЦИПАЛЬ ЭТАБЫ

2026 елның 5 мае, сишәмбе

Хөрмәтле Алабуга районы халкы! Сезне Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына һәм Россия Федерациясендә Халыклар бердәмлеге елына багышланган республика спартакиадасының муниципаль этабында катнашырга чакырабыз. Катнашуга хатын-кызлар (55 яшь һәм аннан өлкәнрәк), ир-атлар (60 яшь һәм аннан өлкәнрәк) чакырыла.

Үткәрү даталары һәм урыны: 14 май 2026 ел («Бердәм Россия» спорт комплексы). Башлана сәг.  10:00

Программада: йөзү, өстәл теннисы, дартс.

15 май 2026 ел (җиңел атлетика манежы) 10:00 сәгатьтә башлана.

 Программада: 1000 метрга йөгерү, ядрә белән ату, ГТО нормативларын тапшыру.

Белешмәләр өчен телефон: 8-855-57-30672: беренчел гаризалар ярышлар башланганчы электрон почта аша кабул ителә: udmsit2010@mail.ru.

Барлык теләүчеләрне чакырабыз! Актив һәм сәламәт яшәү рәвеше үрнәген күрсәтегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International