"ЭКОЯЗ-2026": ЯШЬ "БӨРКЕТЛӘР" ҺӘЛАК БУЛГАН АВЫЛДАШЛАРЫНА ҺӘЙКӘЛ ТЕРРИТОРИЯСЕН ТӨЗЕКЛӘНДЕРДЕЛӘР

2026 елның 5 мае, сишәмбе

" ЭКОяз‑2026 " экологик акциясенең бишенче атнасы "Тынычлык, хезмәт, май!" исеме астында узды. Бу атнаның төп фокусы –  иҗтимагый территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү. 11 нче мәктәпнең "Бөркетләр" хәрәкәтендә катнашучы яшьләре туган якка җаваплы мөнәсәбәтнең ачык мисалы булды. Балалар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашларына һәйкәл территориясендә зур эшләр башкардылар.

Өмә кысаларында укучылар берничә мөһим бурычны үтәделәр:

- территорияне җентекләп җыештырдылар;

- агачларны агарттылар;

- киләчәктә мемориал тирәсен бизәячәк яңа куаклар утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International