Алабугада калдыкларны законсыз ташлау очракларын ачыклау буенча рейдка йомгак ясадылар. Видеокүзәтү камералары 40 хокук бозучыны теркәгән. Проблема чүпне утильләштерү кагыйдәләрен үтәмәү аркасында туды. Гражданнар гади контейнерларга шиналар һәм төзелеш калдыкларын ташлыйлар. Бу ярамый – мондый чүп төрләре махсус эшкәртү һәм утильләштерүне таләп итә.
Хокук бозуларны ачыклауда видеокүзәтү камералары булыша. Язмалар тыелган калдыкларны ташлау очракларын һәм тәртип бозучыларның автомобиль номерларын төгәл терки. Барлык җыелган материаллар муниципаль контроль бүлегенә тапшырыла. Машина йөртүчеләрнең һәм транспорт хуҗаларының шәхесләре ачыклана.
Исегезгә төшерәбез, төзелеш калдыкларын, шинарларны һәм башка үзенчәлекле чүп-чарны утильләштерү өчен махсус билгеләнгән мәйданчыклардан һәм кабул итү пунктларыннан файдаланырга кирәк. Бу шәһәрнең чисталыгын сакларга, бюджет һәм гражданнарның үзләре өчен артык чыгымнарны булдырмаска ярдәм итә.