


"Чиста су" республика атналыгы кысаларында Алабуга политехника көллиятенең "Яшь гвардия" җирле бүлекчәсе активистлары Шумиха елгасы ярында киң күләмле өмә үткәрделәр. Катнашучылар эшкә зур җаваплылык белән килделәр. Активистлар ярларны һәм хәтта елга төбен дә җыелган калдыклардан яхшылап чистарттылар. Мондый комплекслы якын килү экосистеманы саклауга һәм өлкәнең экологик хәлен яхшыртуга мөһим адым.
Ни өчен бу шулай мөһим? Чиста су – сәламәт экосистеманың һәм киләчәк буыннарның уңайлы тормышы нигезе.
Су ресурсларын саклауга керткән һәр өлешнең әһәмияте бар: битараф булмаган кешеләр санына тапкырланган кечкенә гамәлләр дә җитди уңай үзгәрешләргә китерергә сәләтле. Алабуга политехника көллияте студентларына энтузиазмнары, актив гражданлык позицияләре һәм табигать файдасына эш итәргә әзер булулары өчен аерым рәхмәт.