ПИОНЕРЛАР ПАРКЫНДА ГТО МӘЙДАНЧЫГЫ 1 ИЮНЬДӘ АЧЫЛА

2026 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Үз көчегезне сынап карарга һәм физик әзерлек дәрәҗәсен тикшерергә телисезме? Барлык теләүчеләрне Пионерлар паркындагы махсус мәйданчыкта ГТО нормативларын тапшыруда катнашырга чакырабыз.

Бу үзеңне төрле дисциплиналарда сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек. Үзегезнең чыннан да нәрсәгә сәләтле булуыгызны күрсәтегез һәм ГТО билгесен алуга таба бер адым ясагыз!

Чарада төрле яшьтәге кешеләр катнаша ала. Үзегез килегез, дусларыгызны һәм гаиләгезне алып килегез. Бу нормативларны үтәү генә түгел, ә вакытны актив һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп уздыру мөмкинлеге дә.

Кайда: Пионерлар паркы.

Кайчан: 1 июнь.

Мәйданчыкның эш вакыты: 10:00 дән 12:00 гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International